Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

“Хәрәкәтнең яшь инспекторы” оешуга 40 ел

Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды оешуга нәкъ 40 ел тулды. Ул СССР Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе инициативасы буенча барлыкка килде.

1973 елның мартында ВЛКСМ Үзәк комитеты, Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм СССРның Мәгариф министрлыгы белән берлектә, хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары булдыру турында карар кабул итәләр. Шушы елның ахырына Советлар Союзында 14 меңгә якын отряд исәпләнә һәм союздаш республикаларда аларның 11 слеты үткәрелә. 1982 елда Минеральные Воды шәһәрендә яшь велосипедчыларның Бөтенроссия ярышлары уза. Шушы чордан башлап Россиянең барлык край һәм өлкә территорияләрендә яшь велосипедчыларның "Имин тәгәрмәч" дип аталган ярышлары даими үткәрелеп килә башлады. 1986 елдан башлап, хәрәкәтнең яшь инспекторы ярышларында катнашу өчен Татарстан командасы да тулы хокук алды.

-Хәрәкәтнең яшь инспекторларының (ХЯИ) V Бөтенроссия слеты Татарстан Республикасында үткәрелде һәм ТАССР командасы беренче урынны яулады. ХЯИ отрядлары мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында оешты. Аларда 16 яшькә кадәрге укучылар актив катнашалар. Яшь инспекторлар мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүдә ярдәм итәләр, хәрәкәт иминлеге буенча кабинетлар, стендлар ясыйлар, тематик кичәләр, уеннар, викториналар, КВНнар үткәрәләр. Бүген республиканың гомуми белем бирү мәктәпләрендә 1400 гә якын отряд бар. Алар 12 меңнән артык укучыны берләштерә,-ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь инспекторлар