Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Һәлакәтләр теркәлеп тора

Татарстан Республикасында 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" дип аталган профилактик чара үткәрелә.

Агымдагы елның җиде аенда Татарстан территориясендәге юлларда һәм шәһәрләр урамнарында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 352 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нәтиҗәдә 13 бала үлде, 374е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алды. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда балалар катнашындагы юл фаҗигаләре 22 очракка, ягъни 6,7 процентка, үлүче балалар саны-18,2, имгәнүчеләр 15 процентка артты.

Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, юлларда имгәнүчеләрнең иң күп очрагы август-сентябрь айларына туры килә. Чөнки, балалар озакка сузылган җәйге каникуллардан соң, урамда һәм юлларда йөрү күнекмәләрен оныта ук башлыйлар.Үткән ел, мәсәлән, уку елы башланырга бер атна калганда юл фаҗигасендә 6 бала һәлак булды. "Шушы аяныч һәм күңелсез хәлләрне истә тотып, ТР ЮХИДИ идарәсе балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатыннан профилактик чаралар айлыгы үткәрүне планлаштырды. Анда ата- аналар, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре һәм барлык укытучылар зур активлык күрсәтергә тиешләр",- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда балалар