Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Жылыту жиһазларын дөрес файдаланыгыз!

Кышкы салкын кичләрдә җылы өй рәхәтен күрү өчен электр белән җылытыла торган жиһазларны файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү бик мөһим.

Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Практика күрсәткәнчә, янгыннар күбесенчә "кеше факторы" нәтиҗәсендә була. Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән шаяруы тора. Исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү газ баллоннары шартлау, гадәттән тыш хәлләр, янгын чыгуга сәбәп була һәм күп очракта үлем белән тәмамлана. Кешенең нигездә пешү, газ белән агулану нәтиҗәсендә гомере өзелә. Иске электр үткәргечләрне яңасына алмаштыру мөһим һәм бу эшне белгеч - электрик башкарырга тиеш, төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмаска кирәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, кышкы чорда янгын чыгу очраклары арта. Республика халкының күпчелеге (60 процент) кышын йортын мич ягып җылыта. Мичләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү төрле авыр хәлләргә китерә.
Дәүләт янгын күзәтчелеге ел саен полициянең участок хезмәткәрләре белән бергә шәхси сектордагы йортларны тикшерә, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлата. Инспекторлар тикшерү барышында янгыннарның күп очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозудан килеп чыгуын ачыклый. Аларның иң таралганнары булып төзек булмаган электр чыбыклары, эвакуация юлларының төрле чүп-чар, кирәксез әйбер белән тутырылуы, яктырткычларның плафоннардан башка кулланылуы тора.
Торак йортларда яшәүчеләр янгыннарны булдырмый калу өчен түбәндәге гади генә кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
- электр приборларының төзеклеге һәм чисталыгын тәэмин итәргә. Аларны ремонтлау өчен белгечне чакыртырга;
- көндәлек тормышта кулланыла торган газ шартлаучан, шуңа күрә газ приборларын кулланганда үтә сак булыгыз;
- ачык уттан сакланыгыз;
- балаларның ут белән шаяруына юл куймагыз;
- ягулык сезоны башланганда мичләрегезне төзәтегез, аларны торымнан торымга чистартыгыз;
- мичләрне тиз кабынучан сыеклык (бензин, керосин) белән кабызмагыз;
- янган мичне күзәтүсез калдырмагыз;
- мичне каты кыздырмагыз;

- урын-җирдә тәмәке тартмагыз!
Район халкын тагын бер кат искәртәм: йокларга яткан да яки өйдән чыгып киткән дә барлык электр приборларын сүндерегез, розеткаларда вилка калдырм гыз, газның сүнгән булуын тикше регез. Шушы кагыйдәләрне катгый үтәү генә, сезнең тормышны, сәламәтлекне, йорт-җирегезне, мал-мөлкәтегезне сакларга ярдәм итәр. Янгын үзеннән - үзе чыкмый - моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Жылыту жиһазлары