Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте чүпрәлеләрне сулыкларда сак булырга чакыра

Соңгы көннәрдә районыбызда гадәттән тыш эссе һава шартлары күзәтелә.

Шуңа күрә эсселектән котылу өчен күбебез суга керергә тырыша. Коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин. Инде Татарстан сулыкларында суга батып үлү очраклары теркәлә дә башлады. Фаҗига килек чыгуның сәбәпләре күп төрле. Аңа юлыкмас өчен беренче чиратта иминлек яисә саклану кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Рөхсәт ителмәгән яисә махсус җиһазландырылмаган урында коену тыела. Бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чүпрәле районы идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз,- ди әлеге служба җитәкчесе Василий Битяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сулыклар эссе коену сезоны Гадәттән тыш хәлләр хезмәте