Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте елгаларга кермәскә киңәш итә

"Язгы бозга ястык калынлык булса да ышанма» дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр. Моның шулай икәнлеген республика сулыкларында боз кату һәм эрү чорындагы фаҗигаләрнең кабатлануы да сөйләп тора.

Әйтик, быелгы чорда гына Татарстан сулыкларында 16 бәхетсезлек очрагы теркәлә, анда ун кешенең гомере өзелә. Яз башында гына Минзәлә районында, УАЗ автомашинасына утырган биш кешедән өчесенең гомере киселүе күпләрне хафага салды.

Игорь Бычков, Буадагы 1 номерлы зональ эзләү-коткару отряды начальнигы:

-Агымдагы елда язгы ташу куркынычы булмады. Шулай да, әле елгаларда боз китеп бетмәгән. Әлеге бозга басып карарга теләк белдерүче бала-чагалар да аз түгел.

Аеруча, балыкка йөрүчеләрнең үз гомерләрен куркыныч астына куеп, битарафлык күрсәтүләре аяныч. Күптән түгел коткаручылар Идел елгасына төшүче балыкчыларга ярәмгә киләләр. Әле боз китмәгән дип, алар елгага төшәләр, нәтиҗәдә беркүпмедән, боз аерыла һәм аларны су агымы буйлап алып китә. Әлеге балыкчыларның савытларында авырлыгы нибары 300 граммнан артмаган судак балыгы була. Моңа кеше гомерен алмаштырырга мөмкинме соң дигән сорау туа?! Сулыкларга керер алдыннан кешеләр шушы хакта һәм өйдәге якыннары турында уйлансыннар иде.

-Чүпрәле районында 14 гидротехник корылма бар. Кечкенә елгаларда инде яз башкы сулар агып бетсә дә, әлеге корылмаларда боз китеп бетмәгән. Шуңа да райондашларыбызга сулыкларга кермәскә киңәш итәбез,-ди гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов.

Гадәттән тыш хәлләр турында 112 номер белән шалтыратып, хәбәр итәргә, ярдәм сорарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гадәттән тыш хәлләр хезмәте