Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Европротоколны автоинспектордан башка гына да теркәргә мөмкин

Россиядә 2009нчы елдан юл-транспорт вакыйгаларын теркәүнең гадиләштерелгән - дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашыннан башка гына үткәрү процедурасы гамәлдә. Ул шоферларны сәгатьләр буе полиция хезмәткәрен көттермәү һәм зур булмаган аварияләр аркасында да хасил була торган бөкеләрдән арынуны күздә тотып кертелде. Гадиләштерелгән процедурадан файдаланучылар саны елдан-ел арта.

Европротокол, исеменнән күренгәнчә, безгә Европадан керде. Анда ул инде өч дистә елдан артык кулланыла, һәм авария урынында полиция хезмәткәренең булмавы гадәти норма санала. Бездә ул закон буларак 2009нчы елның 1нче мартыннан кертелде. Тик юл-транспорт вакыйгасын ЮХИДИ хезмәткәреннән башка теркәүнең берничә шарты бар. Вакыйгада катнашкан ике транспорт чарасын йөртүченең дә җаваплылыгы ОСАГО буенча иминиятләштерелгән һәм бары тик милеккә генә зыян килгән булырга тиеш. Шуны да онытмаска кирәк: гадиләштерелгән теркәү буенча түләнә торган иминият суммасы 25 мең сумнан артык була алмый. Шулай ук ике як арасында авариянең килеп чыгу сәбәпләре буенча килешмәүчәнлекләр, аларда алкоголь яки наркотиктан исерү билгеләре булырга тиеш түгел.

Реклама

Юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүче кешеләр булмаса, ике як килешүе буенча, ул гадиләштерелгән ысул белән теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Европротокол автоинспектор