Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сентябрьдән яңа штрафлар

Алдан шуны искәртик, ел саен Россия юлларындагы фаҗигаләрдә 30 меңнән артык кеше һәлак була. Аларның күпчелеге автотранспорт йөртүчеләрнең гаебенә бәйле. Иң кызганычы шул, алар арасында меңләгән яшь сабыйларның да чәчәктәй гомерләре өзелә. Шуларны истә тотып, Дәүләт Думасы депутатлары һәм Хөкүмәт җитәкчеләре агымдагы елның сентябрь аеннан юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны...

Әлбәттә инде, җәзаның иң катысы исерек килеш руль артына утыручыларга туры киләчәк. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә ирекләреннән мәхрүм итмәячәкләр, ә штраф түләттерәчәкләр-30 мең сум. Моңа өстәп, суд карары буенча, 1,5 елдан 2 елга кадәр автотранспорт йөртү таныклыгыннан колак кагу да карала. Икенче тапкыр исерек килеш "ятьмәгә капканда" бу срок 3 елга кадәр озайтыла, ә штраф 50 мең сумга кадәр җитә. Иминлек каешын эләктермәгәндә икеләтә зуррак сумма - 1000 сум түләргә туры киләчәк. Балалар белән автоутыргычсыз юлга чыгу да 3000 сумга төшәчәк. Шулай ук әлегә кадәр автомобиль белән идарә иткәндә кесә телефоны белән сөйләшүчегә юл инспекторлары кисәтү ясасалар яисә 300 сум штраф түләргә беркетмә тутырсалар, хәзер моның "әҗере" 1500 сумга кадәр үсә. "Юл бир!" билгесенә буйсынмаучыларны хәзерге 100 сум урынына 500 сум штраф көтә. Юлда тизлекне нормадан арттырмау һаман да актуаль - аны нормадан сәгатенә 20, 40 километрга арттыручылар 500 сум, ә 80 километрдан да күбәйсә, 5 мең сум штраф түләячәкләр яисә 6 айга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителәчәкләр. Тимер юлны дөрес аркылы чыкмаучылар өчен акчалата "җәза" 10 тапкырга арта. Аның күләме 100 сум түгел, ә 1000 сум булачак. Транспорт чарасын тукталышта дөрес туктатмау яисә "парковкалауда" хилафлыклар булса, кесәдән 500 сумны чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр дә автомобиль йөртүченең юл йөрү кагыйдәсен бозуы аркасында башка кеше җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала икән, бу очракта аңа 2500-5000 сум, зыян күрүченең хәле авыр булса, 10 меңнән 25 мең сумгача штраф карала. Законның кырыслануы үзен сиздерми калмас, әлбәттә. Иң мөһиме-фаҗигага юлыгучыларның саны кимесен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек