Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Энергетиклар кисәтә

Язгы ташу вакытында инешләрдә һәм елгаларда суның күтәрелүе һәр чак куркыныч тудыра.

Аның авыл хуҗалыгы, промышленность, гомумән яшәү өчен мөһим булган һәр тармакка зур зыян китерүе ихтимал. Димәк, бу чорда һәммәбез дә мөмкин кадәр саклану чарасын күрергә тиешбез. Гадәттән тыш хәлләр службасы һәм язгы ташу вакытында су басуны кисәтү комиссиясе фаразларына караганда, кайсы төбәкләрдә аның аеруча куркыныч тудыруы да мәгълүм. Районның Чынлы, Якла һәм Буштөрле елгалары янында яшәүчеләр электр үткәргеч линияләргә һәм трансформаторлы подстанцияләргә 10 метрдан якын килмәскә тиешләр. Су кинәт кенә күтәрелеп торак йортлар янына килү очрагы булганда, алдан ук электр энергиясен өзү киңәш ителә. Әлбәттә аны техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә нигезләнеп башкарырга, я булмаса электрик чакыртырга кирәк. Әгәр инде электр үткәргеч чыбыкларның су өстенә өзелеп төшү куркынычы бар икән, шушы урынның төгәл координатларын атап, 2- 26- 48 телефоны аша кичекмәстән район электр челтәре диспетчерына, яисә 89172948142 номерлы кәрәзле телефонга шалтыратырга кирәк. Ул куркыныч урынга үзегез һәм башка кешеләрнең дә якын баруына юл куймагыз!

Кадерле райондашлар! Әлеге гади генә кагыйдәне үтәгәндә сез зур фаҗигане һәм бәхетсезлек очрагын булдырмый калуга ярдәм итәрсез. "Сакланганны гына Ходай саклармын",- дигән. Бер- беребезгә һәм әйләнә- тирәбезгә үтә дә игътибарлы булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек