Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан районда ике янгын очрагы теркәлгән

Республикада ел башыннан янгыннар саны кисәк артуы күзәтелә. Казан шәһәрендә "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын да шуның берсе. Кызганычка каршы, әлеге бәла-каза кешеләр үлеме белән дә аянычлы булды.

Бәла-казаны булдырмау өчен хезмәт итүчеләр әледән-әле гражданнарның торак йортларында тикшерү рейдлары уздыра. Күп балалы, авыр хәлле гаиләләр, ялгызы гына яшәүче өлкәннәр янында булып, профилактикалау эшләре, янгыннан саклану кагыйдәләрен өйрәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр.

Статистика буенча янгыннарның күпчелеге торак секторда чыга. Агымдагы елда районда ике янгын очрагы теркәлгән.

-Бүгенге көнгә янгын сүндерү хезмәткәрләре тарафыннан 774 шәхси йорт хуҗалыгы, 136 күп балалы гаиләләрдә, 219 ялгыз яшәүче әби-бабайлар,87 имин булмаган гаиләләрдә булдык. 1735 райондашыбыз янгынннан саклану кагыйдәләрен үтәү буенча "имтихан" тапшырды, дияргә була. Аларның өйләрендә булып, чыбыклар, электр җиһазлары, мунча, газ мичләре тикшерелде. Аерым очракларда төгәлсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Әлеге рейдлар ел дәвамында һәрдаим үткәрелеп торачак,-ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Инсаф Шакиров.

Янгыннан саклану кагыйдәләре:

Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу- янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар. Электр җиһазларын монтажлау, ут кертү эшләрен бары тик квалификацияле белгечләр генә башкарырга тиеш. Розеткага берюлы берничә прибор тоташтырып электр челтәренә артык көчәнеш ясау да янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Торак йортларда, фатирларда электр исәпләгечләргә калибрсыз саклагычлар (жучок) кую, төзек булмаган приборлардан файдалану тыела.

Йорт янындагы участокларда, ишек алларында, янучан материаллардан төзелгән корылмалар янында учаклар ягарга ярамый. Учакларны бина, корылмалардан 50 метр ераклыкта гына тергезергә мөмкин. Бу очракта да караучысыз калдырмаска, соңыннан су яки ком белән сүндерергә кирәк. Җәйге чорда һәр торак бина янәшәсендә сулы сыешлык урнаштыру, янгын сүндергечләр булдыру киңәш ителә.

Авыл җирлекләрендә кайберәүләр юлга ук диярлек төзелеш материаллары өеп куялар. Янгын чыккан очракта алар янгын машиналарына киртә булырга мөмкиннәр.

Хәзер язгы чор башланды. Күпләр йорт-тирә яннарын җыештыра башлаячаклар. Шуны онытмагыз: йортыгызның иминлеге сезнең кулларда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә йортыгызны, мал-мөлкәтегезне янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын янгыннан саклану кагыйдәләре