Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан Чүпрәледә 23 шофер административ штрафка тартылды

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән өчен транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф каралган, нәкъ менә шушы кагыйдәне бозган өчен быелның беренче кварталында 23 шофер административ штрафка тартылды.

Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә тәртип бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелгән. Безнең район территориясендә ел башыннан алып, шундый 36 очрак теркәлде. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрдан күрергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү һәркемнең бурычы. Ни кызганыч, соңгы вакытта исерек килеш җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен бозу очраклары да еш теркәлә башлады. Иминлек фаразлары кысаларында үткәрелеп килүче чаралар вакытында кагыйдә бозучыларга карата таләпчәнлек берничә мәртәбә артачак. Юлларда игътибарлы булыгыз, бигрәк тә машина юлларын аркылы чыкканда, балаларыгызны мәктәпкә, исә балалар бакчасына озатканда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер административ штраф