Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан алып Чүпрәледә 38 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән

Россиядә, шул исәптән республика районнарында да юл фаҗигаләренә очраучылар һәм аларда һәлак булучылар саны кимеми. 4 февраль көнне булган юл-транспорт фаҗигасендә генә дә 6 кешенең гомере өзелде. Аннан алда гына, 11-12 январь көннәрендә килеп чыккан фаҗигаләрдә 12 кеше һәлак булган иде.

Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр район буенча 38 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларның һәркайсында автотранспорт хуҗалары зур материаль зыян күргәннәр. 1 юл-транспорт фаҗигасендә тән җәрәхәтләре алучылар да теркәлгән.

-Һава шартларының үзгәреп торуы-бер көнне җылы булып, өй кыекларыннан тамчылар тамса, икенче көнне кинәт каты салкыннар башлануы юлларга нык тәэсир итә, бозлавык барлыкка килә. Шуңа да автотранспортчылардан юлларда игътибарлы һәм аеруча сак булу, тизлек режимын төгәл саклау таләп ителә. Чөнки нәкъ менә көзге кебек шугалаклы, бозлавык юлларда тизлек режимын сакламау, тизлекне чамадан тыш арттыру нәтиҗәсендә юл-транспорт фаҗигаләре килеп чыга да инде,-ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлтранспорт фаҗигасе