Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан алып, Чүпрәледә җиде янгын очрагы теркәлгән

2015 елның ел башыннан алып 31 майга кадәр Татарстан Республикасында 1336 янгын очрагы теркәлгән, анда 103 кеше вафат булган, шуларның сигезе балалар, шулай ук, 172 кеше төрле төрдәге тән җәрәхәтләре алган.

Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда республикадагы янгыннарның кимүе күзәтелгән. Әмма янгыннарда вафат булган кешеләрнең саны арткан. 2014 елда янгыннарда 97 кеше вафат булса, 2015 елда 103 кеше үлгән.

Чүпрәледә ел башыннан алып, бүгенге көнгә җиде янгын очрагы булган. Бәхеткә, үлем очрагы юк. Көннәрнең коры торуы сәбәпле, янгын күзәтүчеләр аеруча сак булырга киңәш итә.

Фото интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын очраклары