Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Агымдагы елның үткән чорында Чүпрәледә 117 (!) юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Юллар кешеләрне очраштыралар да, бер- берсеннән ерагайталар да. Әмма алар ялгышларны һич тә гафу итми, берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Ни кызганыч, күбебез моңа игътибар биреп җиткерми шул. Мәгълүматларга гына күз салыйк. Агымдагы елның үткән чорында районда 117 (!) ДТП теркәлде. Шуларның җидесендә ун кеше тән җәрәхәтләре алды. Җәйнең хозурлыгыннан файдаланып, күбебез гаиләбезне машинага утыртабыз да шәһәргә, ял йортларына яисә якыннарыбызга кунакка җилдертәбез. Авыл шоферы өчен озын зур юллар, машина тулы шәһәр урамнары бер карашка гади генә тоелмый. Чөнки без андый тыгыз шартлардагы хәрәкәткә күнегеп тә бетмәгәнбез әле. Димәк, руль артына утырган һәрберебез үтә дә игътибарлы һәм сак хәрәкәт итәргә тиеш булабыз. Агымдагы елның 20 июнендә, мәсәлән, "Лада" автомашинасы белән Казанга җитәрәк автотрассада юл һәлакәтенә эләгә. Рульдәге гаилә башлыгы авария урынында ук һәлак була, хатыны һәм ике баласы тән җәрәхәтләре ала. Сәбәбе, дисезме? Юл читендә беркадәр туктап ял итеп алганнан соң, машина хуҗасы арттан зур тизлек белән килүче "Вольво" фура машинасын күреп өлгерми һәм хәрәкәт итү полосасына чыга. Тагын бер кат искәртеп шуны әйтәсем килә, зур юлларда йөргәндә бигрәк тә сак булыгыз, үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ДТП юлтранспорт һәлакәтләре