Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә “Универмаг” кибете ябылды

Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелекнең районара бүлеге тарафыннан 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, "Пятерочка+", "Магнит", "Универмаг" кибетләрендә, "Акчарлак" бассейнында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше тикшерелгән.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше буенча күп кенә җитешсезлекләр ачыкланды. Иске Чүпрәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасында янгын чыгуын хәбәр итүче янгын сигнализациясенең төзек түгеллеге, "Магнит" кибетендә янгын чыга калганда кешеләрне эвакуацияләү планы эшләнмәгән, металл конструкцияләрнең уттан саклагыч состав белән эшкәртелмәгән булуы, объектның янгын чыгуын хәбәр иткеч белән җиһазланмавы һ.б. ачыкланган. Тикшерү барышында күпчелек объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затларның янгын-техник минимумы буенча укулар үтмәве дә билгеле булган.

-Район үзәгендәге "Универмаг" кибетенә аерым тукталып үтәсем килә,-ди ТР Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелекнең районара бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллин.

Беренчедән, биредә янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләр янгын-техник минимумы буенча укулар үтмәгән. Икенчедән, эвакуация юллары бикле. Объект янгынны хәбәр иткеч, ут сүндергечләр белән җиһазланмаган. Бинаның беренче катында эвакуация юллары товар, мебель белән томаланган. Хәтта эвакуация юлындагы ишекләр дә бинадан чыгу ягына түгел, бина эченә таба ачылалар, бу исә янгын килеп чыгу очрагында халыкны эвакуацияләүдә тоткарлыклар тудыра. Объекттагы баскычларның агач конструкцияләре уттан саклагыч состав белән эшкәртелмәгән. Җитешсезлекләрне тагын да санап китәргә мөмкин. Әлбәттә, "Универмаг" җитешсезлекләрне бетергәнчегә кадәр ябылды. "Адмирал"да да бит янгын элементар таләпләрнең үтәлмәвеннән килеп чыккан иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Универмаг” кибете