Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә яшь механизаторлар имтихан тапшырды

Җәй басу-кырларда гына түгел, уку йортларында да кызу "урак өсте" чоры. Кемдер ашыга-ашыга документларын югары уку йортларына яисә техникум-училищеларга тапшырса, кемдер сынау бирә.

Күптән түгел шундый сынауларның берсе Чүпрәле тармаклар технологиясе техникумында да үтте. Биредә авыл хуҗалыгы производствосы өлкәсендә тракторчы-машинист белгечлеген үзләштергән 456нчы төркем укучылары таныклык алуга сынау тапшырды. Әлеге төркемдә 22 укучы белем алган. Ун ай уку дәвамында укучылар 1764 күләм-сәгать укып, практика үткәннәр.

-Биредә укучыларның В категориясендәге куәте 40 ат көчендәге тәгәрмәчле, С категориясендәге 150 ат көчендәге тәгәрмәчле, Е категориясендәге чылбырлы тракторлар, F категориясендәге үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналарын (комбайннар) йөртү буенча үз белемнәрен күрсәтәләр,-дип ачыклык кертте укучылардан имтиханны кабул итүче ТР "Гостехнадзор" идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлек начальнигы , өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров.

Имтихан тапшыру дүрт өлештән торды: беренче өлештә машиналарны эксплуатацияләү, икенчесендә куркынычсыз эксплуатацияләү буенча теория, юл йөрү кагыйдәләре, дүртенчесе практик-машина-тракторларны йөртү буенча иде. Имтихан техникумның трактодромында үтте һәм укучылар имтиханны техникум базасында булган "МТЗ-82", "МТЗ-1221", "ДТ-75", "Т-25" тракторларында һәм ашлык сугучы "Нива" комбайннары штурвалы артында тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтиханнар