Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә техник караулар башланды

Соңгы көннәрдә һава торышының җылынуы, басу-кырларның кардан арынып килүе язгы кыр эшләре башланырга да санаулы көннәр калып баруын искәртә.

Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә төзекләндерергә кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Алар көзге кыр эшләре төгәлләнүгә үк авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүгә керешкәннәр иде. Яз җиткәч агрегатларны комплектлаштырдылар, янә бер кат күздән кичерделәр. Инде бу әзерлек эшләренә бәя куяр чак җитте.

19 мартта ТР "Гостехнадзор" идарәсенең Чупрәле муниципаль районы буенча начальнигы, өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров хуҗалыкларда тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылма прицепларның төзеклеген тикшерүне "Цильна" җәмгыятеннән башлады. Техник тикшерүгә биредә 36 трактор һәм 19 прицеп куелган иде. Тикшерү барышында тракторларның куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә аеруча игътибар бирелде. Биредәге техниканың тормоз, руль системасы, яктырткыч ут приборларының, тавыш сигналларының төзеклеге тикшерелде. Соңыннан Илдар Шәйхаттаров техник карауга анализ ясап, биредәге техниканың әзерлегенә уңай бәя бирде. Аннан соң язгы кыр эшләре барышында да сменага чыкканчы техниканы тикшереп, карап чыгу кирәклеген ассызыклады.

-Булачак уңышка нигез салуда катнашачак техниканың техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренә туры китерелеп төзекләндерелүе-төп бурычларның берсе булып тора. Шуңа да тикшерү барышында моңа аеруча зур игътибар бирелде,-ди бу уңайдан ТР "Гостехнадзор" идарәсенең Чүпрәле муниципаль район буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник карау