Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә күп балалы гаиләләрнең өйләрендә профилактик чаралар үткәрелә

Районда янгыннарны кисәтү максатында янгын күзәтчелеге һәм район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә күп балалы гаиләләр яшәгән өйләрдә булып, профилактик чаралар үткәрелә башлады.

Район буенча өч һәм аннан да күп баласы булган 367 күп балалы гаилә исәпләнә. ТР Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары Марс Хәмидуллин һәм район социаль яклау идарәсе хезмәткәре Альбина Шәрәфетдинова янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чараны Иске Чүпрәле авылының Ленин урамында яшәүче Дергуновлар гаиләсеннән башладылар. Гаиләдә балигъ булмаган дүрт бала бар. Марс Хәмидуллин өйдәге электр чыбыкларына, электр һәм газ җиһазларына, газ мичләренә профилактик тикшерү үткәргәннән соң, балаларга һәм аларның әти-әниләренә янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен, янгын килеп чыккан очракта ни эшләргә кирәклеген җентекләп аңлатты һәм янгыннан саклану һәм аларны кисәтү чаралары турында памяткалар тапшырды.

Марс Хәмидуллин һәм Альбина Шәрәфетдинова, шулай ук, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Латыйповлар, Синдюковлар гаиләләрендә дә булып, шундый ук профилактик тикшерүләр үткәрделәр һәм янгыннан саклану чаралары һәм янгын килеп чыккан очракта ни эшләргә кирәклеге турында аңлаттылар.

-Алда безне бәйрәм яллары көтә. Бер-берегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, гади генә булган янгыннан саклану кагыйдәләрен үтәсәгез иде. Балаларны олылардан башка үзләрен генә өйдә калдырмагыз,-диде Марс Хәмидуллин балаларга һәм аларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактик чаралар