Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә хокук бозучылар 403100 сум штраф түләде

Үткән ел эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда административ хокук бозуларның 819 очрагын ачыклады.

-Бу төр хокук бозуларга җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү, алкогольле эчемлекләр куллану, вак хулиганлык, вак урлашулар һәм башкалар керә.

Административ хокук бозган өчен, күп очракта, штраф кулланыла. Ачыкланган хокук бозучыларга 403100 сумнан артык штраф салынды,- ди административ законнарны башкару инспекторы Алевтина Остроумова. Тик бу штрафларны түләмәүчеләр дә бар икән. -Гражданнар шуны онытмасыннар иде: административ штрафны түләмәү үзе дә административ хокук бозу булып санала һәм моның өчен тагын да зуррак күләмдә штраф салына. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсенең 1нче часте нигезендә административ штрафны вакытында ( 60 көн эчендә ) түләмәгән өчен аның икеләтә күләмендә, ләкин 1000 сумнан да ким булмаган штраф салу яисә унбиш көнгә кадәр административ кулга алу каралган,-ди ул.

Реклама

Әйе, административ штрафларны вакытында түләмәгән затларны ачыклау өчен, эчке эшләр бүлеге тарафыннан рейдлар уздырыла. Әлеге рейдлар административ хокук бозган 300 дән артык кешене җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирде. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тарафыннан салынган административ штрафларга бармак аша карарга ярамый. Штрафка тартылган кешенең матди хәле нинди булуга карамастан, ул җаваплылыктан азат ителми. Иртәме-соңмы, штрафны түләргә туры киләчәк. Соңыннан аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, административ штрафны түләгәнлек турында квитанцияне штраф салган оешмага алып килеп күрсәтергә, шулай ук аны бер ел дәвамында сакларга киңәш итәләр хокук сакчылары. Бу мәсьәләгә кагылышлы сораулар булса, эчке эшләр бүлегенең административ законнарны башкару инспекторына (14 нче кабинет) яки 2-25-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар хокук бозучылар