Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

1 -30 сентябрьгә кадәр Чүпрәледә “Экстремизмга- Юк!” айлыгы уза

Шушы көннәрдә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә әлеге комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Анда сүз Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы оешкан көннәрдә һәм 1 сентябрь- Белем бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган чаралар вакытында мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремизмга каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү турында булды. Утырышка комиссия членнары, оешма җитәкчеләре һәм җирле үзидарә башлыклары чакырылган иде. Көн тәртибенә ике мәсьәлә куелды: алдагы бәйрәм көннәренә әзерлек һәм аларны үткәргәндә террорчылык актларына юл куймау һәм икенче мәсьәлә- 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр районда "Экстремизмга- Юк!" айлыгы үткәрү план- чараларын билгеләү иде. Утырышта Чүпрәле районының янгыннан саклау горнизоны начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков, РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, подполковник Марат Сибагатов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Мутин чыгышлары тыңланды. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Җәлалов сүз алды. Утырышта шулай ук барлык төр чагылыштагы, шул исәптән дини өлкәдәге экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау, район территориясендә эшчәнлек итүче дини берләшмәләр вәкилләре белән багланыш урнаштыру, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча пропаганданы көчәйтү, халык күпләп җыела торган объектларның янгынга һәм террорга каршы сакланышын тикшерүне оештыру мәсьәләләре дә каралды. Район прокуроры Ильдар Маликов иминлекне дөрес оештыруның мөһимлеген ассызыклады һәм балигъ булмаган балаларны төнге вакытта урамда һәм җәмәгать урыннарында рөхсәт ителмәгәнлеге хакында тагын бер кат искәртте. Утырыш эшенә йомгак ясаганда район башлыгы Александр Шадриков ирекле халык дружиналары һәм ФОРПОСТ вәкилләренең дә бу көннәрдә аеруча активлык күрсәтүләрен таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Экстремизмга Юк!” айлыгы