Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә штраф түләмәүче 49 шофер җәзага тартылды

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар өчен бу бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткермиләр. Автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиевның әйтүенә караганда, быелның беренче кварталында гына да әлеге статья буенча 49 шофер җавапка тартылган. Шуларның егермесе штрафларын икеләтә арттырып түләгән, бишесе мәҗбүри эшкә тартылган, ә 14-ен рәшәткә артына ук утыртканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шофер