Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә штрафларын үзвакытында түләмәгән өчен 66 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Вакытында түләмәсәң, ике тапкыр артыграк сумманы чыгарып салырга туры киләчәк.

Өстәвенә, ул сумма бер мең сумнан да кимрәк була алмый. Штрафын вакытында түләмәүче 15 тәүлеккә кадәр срокка административ кулга алынырга яисә 50 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә дә мөмкин. Кызганыч, руль артында кагыйдә бозып йөрүчеләр кимеми. Моның аяныч нәтиҗәләре күз алдында: юлларда булган аварияләр, анда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнүе, һәлак булуы хакындагы тетрәндергеч хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең иң беренче чиратта үзең өчен кирәклеген һәркем аңласын иде. Түләнмәгән штрафларны мәҗбүри түләттерү дә бит закон бозган өчен җәзаның котылгысызлыгы принцибына ирешү өчен эшләнә. Юл кагыйдәләрен бозуның һәр очрагы өчен штраф түләргә мәҗбүр булган машина йөртүче алга таба таләпләрне төгәл үтәү хакында исендә тотарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып суд каршына басучыларның байтагы - руль артына салмыш хәлдә утыручылар. Административ законга кертелгән яңа үзгәрешләр нигезендә, исерек килеш тоткарланган шоферлар хәзер "права"ларыннан колак кагып кына калмыйлар, 30 мең сум штраф та түлиләр. Эчкән килеш рульгә утыру кабатланган очракта 50 мең сум штраф салына. Өч елга "права"сыз калуың да мөмкин. Агымдагы елның алты аенда штрафларын үзвакытында түләмәгән өчен 17 кешегә арест салынды, 43- се штрафларын аикеләтә арттырып түләде һәм алтысы мәҗбүри эшкә тартылды,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар иминлек