Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә быелның биш аенда 65 “ДТП” булды

Аларда биш кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, бер пассажир үлде һәм берничә дистә автотранспорт зур суммаларда техник зыян күрде.

Сәбәбе нәрсәдә дисезме? Руль артына утыручыларның кайберләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп җиткермиләр. Статистик мәгълүматларга күз салсак, коточкыч аварияләрнең күпчелеге каршы яктан килүче автотранспорт юлына чыгу очракларына туры килә. Шунысы да мәгълүм, машина йөртү тәҗрибәсе өч елга кадәр булган шоферлар кагыйдәне күберәк бозалар. Юллар әз генә ялгышлыкны да гафу итми, җәяүле кичү урыннарында, балалар бакчалары һәм мәктәпләр яныннан узганда бигрәк тә игътибарлы булыгыз!,- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлтранспорт һәлакате