Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә 1298 трактор-машинага техник күзәтү үтәсе

Бүгенге көндә районда 1298 берәмлек машина-трактор, шул исәптән 242 берәмлек прицеп исәпләнә. Һәм аларның күпчелеген дистә елдан артык кулланышта булган иске тракторлар тәшкил итә. Әмма закон таләбе һәркем өчен бер: юлга чыккан техника төзек булырга тиеш. Аннан соң законнар да үзгәреп тора бит. Техник карау өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында "Гостехнадзор"...

-Илдар Иршатович, быелгы эш тәртибегез белән таныштырыгыз әле.

-Быел, беренче чиратта, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиаллары балансында булган язгы кыр эшләрендә катнашачак машина-тракторларны тикшерәчәкбез. Аннан соң оешма, предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге физик затларның кулланышында булган техникага чират җитәчәк. Терлек азыгы әзерләү, бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере алу комбайннарына техник күзәтү дә үткәреләчәк. Шәхси хуҗалыклардагы авыл хуҗалыгы техникасы да техник караудан читтә калмаячак.

Хәзерге вакытта җәмгыятьләрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника, тракторлар, тагылма инвентарьлар төзекләндерелә. Инженер-техник белгечләр эшнең сыйфатына, юлга чыгачак техниканың, тагылма прицепларның тулысынча төзеклегенә нык игътибар бирсеннәр иде. Тракторларның һәм үз- йөрешле машиналарның тормоз, идарә итү системасы һәм электр җиһазларының торышы аерым контрольдә булырга тиеш. Аннан соң агымдагы елда безнең бүлеккә тормоз, руль системаларын, төтенләүне тикшерү өчен яңа приборлар кайтуын да искәртәсем килә.

-Үзйөрешле машиналарга һәм аларның прицепларына техник карау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде дип беләм. Әлеге үзгәрешләр нидән гыйбарәт?

-Яңа машиналарга техник карау, әгәр аларның производстводан эшләнеп чыкканнарына бер елдан артык булмаса һәм алар эксплуатацияләнмәгән булса, техник торышын тикшерми генә башкарылачак. Машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, ул "Гостехнадзор" органы урнашкан территориядә техник карау үтәчәк. Аннан соң яңа техника сатып алганнан соң хуҗа 10 көн эчендә транспортын "Гостехнадзор" бүлегендә теркәтергә тиеш. Яңа закон нигезендә, билгеләнгән срокта техникасын теркәтмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарту каралган. Штрафлар физик затларга 1500 сумнан алып 2000 сумга, вәкаләтле затларга -2000-3500 сум, юридик затларга 5000нән 10000 сумга кадәр булырга мөмкин. Яңа техниканың бөтен төр документлары булуы да шарт.

-Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча машина яисә трактор хуҗаларына нинди дә булса рәсми документ биреләчәкме?

-Техника тулысынча куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән очракта, элеккеге талоннар урынына техник тикшерү үтү турында таныклык биреләчәк. Әгәр машина куркынысызлык таләпләренең берсенә генә булса да туры килмәсә, техник карау турында акт биреләчәк. 20 көн эчендә машина хуҗасы төзексезлекләрне бетереп, транспортын кабат техник карау үткәрүгә алып килергә тиеш була. Бу очракта машинаның техник торышын тикшерү актта күрсәтелгән пунктлар буенча гына башкарылачак.

-Йомгаклап әйткәндә, техникасы булган һәркем, оешмамы ул, физик затмы, техник карау үткәрүгә җаваплы карарга тиеш булып чыга. Киресе күзәтелгәндә, сез судка да мөрәҗәгать итә аласыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техник күзәтү машинатрактор