Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

2015 елның тугыз аенда Чүпрәледә 110 юл һәлакәте теркәлгән

Юллар кешеләрне очраштыралар да, бер- берсеннән ерагайталар да. Әмма алар ялгышларны һич тә гафу итми, берәүне дә аямый. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Ни кызганыч, күбебез моңа игътибар биреп җиткерми шул. Мәгълүматларга гына күз салыйк. Агымдагы елның үткән тугыз аенда район территориясендә 110 (!) ДТП теркәлде. Шуларның унбересендә унбер кеше тән җәрәхәтләре алды һәм бер кеше һәлак булды. Яхшы юллардан файдаланып, күбебез гаиләбезне машинага утыртабыз да шәһәргә, ял йортларына яисә якыннарыбызга кунакка җилдертәбез. Авыл шоферы өчен озын зур юллар, машина тулы шәһәр урамнары бер карашка гади генә тоелмый. Чөнки без андый тыгыз шартлардагы хәрәкәткә күнегеп тә бетмәгәнбез әле. Димәк, руль артына утырган һәрберебез үтә дә игътибарлы һәм сак хәрәкәт итәргә тиеш булабыз. Агымдагы елның җәй урталарында , мәсәлән, федераль юлдан җилдертүче чит ил машинасы алдан хәрәкәт итүче мотоблокны бәрдерә һәм алынган авыр тән җәрәхәтләреннән аны идарә итүче хастаханәдә җан бирә. Тагын бер кат искәртеп шуны әйтәсем килә, зур юлларда йөргәндә бигрәк тә сак булыгыз, үзегезнең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз! Хәзерге һава торышы да машина йөртүчеләрдән зур игътибарлылык сорый. Температураның кинәттән үзгәрүе машинаны идарә итүдә шактый кыенлыклар тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәтләре