Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле районында “Сак булыгыз, мошенник!” акциясе бара

Республика территориясендә гражданнарга карата мошенниклык гамәлләре кылу дәвам итә. Шуны истә тотып, мошенниклыкның мөмкин булган төрләрен халыкка аңлату һәм әлеге төр җинаятьләрне профилактикалау максатыннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы 23 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр "Сак булыгыз, мошенник!" акциясе үткәрә.

Соңгы араларда мошенниклар белән көрәш аеруча актуальләште. Җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди сәбәп белән гражданнарның акчаларына ия булырга омтылалар. Хәтерегезгә төшерәбез, мошенниклар бигрәк тә бозымны чыгару, кыйммәтле отышлар өчен комиссия акчасын күчерү хакындагы смс-хәбәрләр, "Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән килеп туган мәсьәләне хәл итү" өчен акча күчерү турындагы мөрәҗәгатьләр, ерак туганнарга матди ярдәм кирәклеге хакындагы хәбәрләр юллау, сыйфатсыз товарларны югары бәягә сату, социаль һәм медицина хезмәткәрләре, полиция вәкилләре кыяфәтендә өйгә узу һәм шул рәвешле акчаларны кулга төшерү юлларын үз итә. Акция барышында полициянең участок вәкилләре мошенниклар тарафыннан кармакка эләгергә мөмкин булган категория гражданнарына (пенсионерлар, инвалидлар, ялгыз гомер кичерүчеләр) чит кешеләр белән аралашканда кирәк булган куркынычсызлак чаралары турында мәгълүмат җиткерәчәкләр, әңгәмә корачаклар. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-20-45 номерлы телефоннар аша полициягә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Сак булыгыз, мошенник!” акциясе