Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле автоинспекторлары "Кышкы каникуллар" акциясе үткәрә

Татарстан Республикасы юлларында балалар имгәнүе югары дәрәҗәдә кала. Агымдагы елның 11 аенда алар катнашы белән 554 юл һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала үлгән һәм 611 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Безнең районда 197 "ДТП" булды, бер бала үлде һәм икесе имгәнде. 22 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр республикада " Бала- төп пассажир" дип аталган профилактик акция үткәрелә. Тиздән мәктәп укучыларының кышкы каникуллары башлана. Шул уңайдан Татарстан Республикасында (22 декабрьдән 11 январьга кадәр) "Кышкы каникуллар" исемле профилактик акция старт алды. Бу чорда балалар урамнарда ешрак булырга, урман буйларында, тау битләрендә, ясалма таучыкларда чана, чаңгы шуарга ашкына. Әлбәттә, баланың саф һавада уйнап, физик чыныгу алуы бик кирәк. Әмма иркенгә чыккач, алар тиешле кагыйдәләрне үтәп тә бетерми. Бу аеруча юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагыла. Шуны күздә тотып, ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар алдыннан профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтте. Бу көннәрдә мәктәпләрдә инспекторлар катнашында юл йөрү кагыйдәләренә кагылган дәресләр үткәрелә, ата-аналар җыелышларында аңлату эшләре алып барыла. Без балаларның үзләреннән дә, әти-әниләрдән дә юлларның хәвефле урын булуын исләреннән чыгармавын үтенәбез. Тиешсез урыннан юл аша чыкмау, машина юлына шуып төшәрдәй урыннарда уйнамау хәерле. Тәүлекнең караңгы вакытында балаларга үзләренең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган әйберләр (мисал өчен браслетлар) кулланырга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция автоинспекторлар