Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штрафларны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкин

2016 елның беренче январеннан юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасын 50 процентлы ташлама белән түләргә мөмкин булачак.

Моның өчен квитанциядә күрсәтелгән сумманы 20 көн эчендә түлисе генә кала. Әйтергә кирәк, штрафлары булган шоферларның күпчелеге аны үзвакытында түләргә ашыкмый. Хәтта закон нигезендә билгеләнгән вакыт аралыгында да моңа бик исләре китмәүчеләр бар. Ахыры ничек тәмамлана дисезме? Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә андыйларга карата, тагын да катырак җәза билгеләнә. Штраф суммасы икеләтә арттырыла, мәҗбүри эшкә тартыла яисә вакытлыча рәшәткә артына ябыла. Былтыр суд приставларының федераль хезмәтенә юл штрафлары бе¬лән бәйле 10 миллионнан артык эш тапшырылган. Аларның гомуми кү¬ләме 3,9 миллиард сум белән исәпләнә. Билгеле инде алар арасында Чүпрәле шоферлары да бар. Штраф түләүдән берничек тә качып булмый. Билгеләнгән вакытта түләп өлгермәсәң, автоинспекторлар аның эшен суд приставларына тапшыра. Соңгылары исә закон бозучыга карата тиешле җәзалар кулланырга хокуклы. Шуңа күрә штрафны 20 көн эчендә түләү бик отышлы. Ә кагыйдә бозмау иң яхшы,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф