Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штрафлары булган шоферларга “көн бетә”

Республикада юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафы булган 140 меңгә якын (безнең районда-33) машина йөртүче исәпләнә икән. 13 август көнне Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында видеорежимда үткән брифингта Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов аларга тиз арада әлеге бурычлардан «котылырга» киңәш итте.

20 августтан башлап юл йөрү кагыйдәләрен бозарга «яратучы», ә менә штрафларын вакытында түләргә ашыкмаучы машина хуҗаларына көн бетә. Татарстанның суд приставлары идарәсе бурычлы йөртүчеләр белән көрәшнең яңа ысулын тапкан.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән Татарстанның суд приставлары идарәсенә «Юл приставы» дип атала торган 7 җайланма кайтарылган. Аларның эш принцибы юл кырыендагы машина тизлеген билгеләүче камераларныкын хәтерләтә. Төп аерма-әлеге җиһазлар машинаның номеры аша аның хуҗасының бурычлымы-юкмы икәнлеген билгели. Тәфсилләбрәк аңлатсак, юлдагы полиция постлары тирәсенә махсус камералар урнаштырыла. Алар һәрбер машинаны күзәтеп, номерын язып бара. Әлеге номер исә ЮХИДИ идарәсе һәм салым инспекциясенең мәгълүматлар базасы аша тикшерелә. Әгәр дә машина хуҗасының бурычы барлыгы ачыкланса, система махсус сигнал бирә һәм экранда автомобиль турында барлык мәгълүмат күрсәтелә. Машина хуҗасының түләнмәгән штрафлары барлыгы ачыкланса, ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла. Әгәр дә штраф бәясе машина бәясе белән тәңгәл килсә яки артып китсә, автомобиль дәүләт карамагына күчә. Әгәр дә бурыч бәясе азрак, мәсәлән, 500 сум гына икән, автомобильнең берәр җиһазы (навигатор, запас тәгәрмәч һ.б.) полиция хезмәткәрләре тарафыннан алып калына. Шунысы да бар, тели икән-машина йөртүче штрафын урында ук түли ала. Радик Ильясов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта әлеге җайланмаларны урнаштыру һәм шушы система белән бәйле тиешле мәгълүматларны җыю эшчәнлеге бара. Татарстан юлларына әлеге төр җайланмаларны урнаштыру юкка түгел билгеле. Камералар бурычлы автомобиль хуҗаларын тизрәк эзләп табарга ярдәм итәчәк. Бу исә, үз чиратында, республика бюджетын тулыландыруда да зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек