Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штрафлар артса да...

Штрафлар артса да, исерек килеш руль артында, юл һәлакәтләренә дучар булучылар саны кимеми.

10 айда Татарстан юлларында өч меңнән артык юл-транспорт фаҗигасе теркәлсә, шуның 90 процентка якыны шоферлар гаебе белән ясалган. Иң күбесе каршы як хәрәкәт итү полосасына чыгу, тизлекне арттыру белән бәйле. Исерек шоферлар гаебе белән ясалган аварияләрдә 40тан артык кеше үлгән. Штрафларны арттырып кына, юлларда тәртип урнаштырып булмаска охшаган. Юлларның начар булуы, транспорт чараларының күбәюе дә һәлакәтләр артуга китерә. Быел гына да Татарстан юлларында 55 мең машина өстәлгән. Штраф түләмәс өчен кайбер шоферлар номердагы хәрефләрне бозалар. Ялган номерлар барлыкка килә. Шуның белән машина маркасы да үзгәрә. Штраф квитанцияләре дә башка кешегә килә. Шоферлар бозылган номерлар өчен берничә йөз сум штраф кына түлисе дип ялгышалар. Моның өчен 6 айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Болар хакында Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган видеоконференциядә дә әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар