Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штрафка тарту каралган

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен, Россия законнарына туры китереп, административ җаваплылыкка тарту каралган.

Әле үткән елларда гына Иске Задур авылында кинәттән берничә йорт кара көлгә әйләнде. Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек урманнар янды, алар янәшәсендәге авыллар да янып юкка чыкты. Моның сәбәбе кешеләрнең ут белән саксыз эш итүендә. Табигать кочагында күңел ачканнан соң янып торган учаклар сүндерелми, сигарет төпчекләре ташлана, ә болар исә янгын китереп чыгара. Район халкы бу хакта бик нык уйлансын иде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә салкын караган кеше үзенә генә зыян салмый, аның битарафлылыгыннан башкалар да материаль зур зыян күрә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре дә санитар чистарту буенча шимбә өмәләре үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешен тәэмин итәргә тиешләр. "Россия Федерациясе законнары буенча әлеге кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гражданнарны 2000-4000, вазифаи затларны 15000-30000 һәм юридик затларны 400000-500000 сумга кадәр штрафка тарту каралган",-дип кисәтә районның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт өлкән инспекторы Марс Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар