Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләренең рейд вакытында чүпрәлеләр штрафка тартылды

Район эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет членнары һәм дружинниклар катнашында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре берләштерелгән рейд үткәрде.

Юлларда иминлек булдыру-гомум проблема. Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм бигрәк тә балалар катнашында юл фаҗигаләре булдырмау, аларны кисәтү әлеге рейдлар үткәрүнең төп максаты итеп куела. "Дуслык" кафесы янындагы юллар киселеше һәрвакыттагыча киеренке участокларның берсе булып санала. Автотранспорт хәрәкәтенең иң тыгыз вакыты кичке һәм төнге сәгатьләргә туры килә икән.

-Әле күптән түгел генә "Җәяүле" дип аталган профилактик чара үткәрдек. Руль артындагылар һәм җәяүлеләр арасында әлеге айлыкның максатын пропагандалап, "юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем бер-берсенә хөрмәт күрсәтергә тиеш" дигән мәгънәне җиткерергә тырыштык. Рөхсәт ителмәгән урыннарда юл аша чыгучылар белән аңлату, әңгәмә оештырдык,- ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов. Үткән рейд вакытында да автоинспекторлар уртача яшьләрдәге ике ир-атны тоткарладылар. Берни булмагандай, безнең күз алдында ук алар автотрассаны тиешсез урыннан кичеп үттеләр. Ә машиналар хәрәкәтенә күз иярми. Бер минут эчендә 25 ләп транспорт үтә. - Ашыгабыз,-диләр алар. - Махсус билге куелган урынга барып тормыйбыз, ялкаулык көчле. Куркыныч, әлбәттә, шулай да кайтасы килә бит...

Боларга карата автоинспекторлар тиешле карар чыгардылар. Аларның икесе дә бер мең сум күләмендә штрафка тартылды.

- Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның һәркайсы материаль җавап тотарга тиеш. Төзек булмаган техниканың нинди фаҗига китеп чыгаруын әйтеп торасы да юк. Сүз уңаенда шуны да искәртим, менә "Дуслык" кафесы янындагы юллар киселеше төнге вакытта яктыртылмый. Рульдәгеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә бу бик куркыныч,-ди автоинспектор Ильмир Сәлахов. Машина йөртүчеләр арасында исерекләр дә очраштыргалый икән. Әле үткән көннәрдә генә шундый бер хатын-кызны тоткарлаганнар. Аяныч, әлбәттә. Әмма закон кырыс, нинди җенестән булуыңа да карамастан суд каршында җавап бирергә туры киләчәк. Әйе, журналистлар катнашындагы мондый рейдлар штраф бирүне генә күздә тотмый, иң мөһиме профилактик чараның үтемле булуына ирешәсе иде. Автоинспекторлар шундый фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейд ЮХИДИ бүлекчәсе