Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штрафка кырын карама

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексында каралган 32.2 һәм 20.25 маддәсенең 1 нче бүлекчәсе таләпләрен үтәүдә җавапсызлыкка юл куела.

Республиканың ЮХИДИ идарәсе әлеге кодекс кысаларындагы хокук бозуларны җайга салу буенча эшне нигездән яхшыртуны таләп итә. Әлеге юнәлештә кайбер районнардагы инспекцияләр тәнкыйть утына да алынды. Бу хәл безнең районда да мактарлык түгел. Юл хәрәкәтендә кагыйдә бозучылар шактый, тик аларга карата төзелгән беркетмәләр буенча штраф түләү тәртибе үтәлми. Димәк, машина йөртүче РФ Административ кодексының берьюлы ике маддәсен дә боза булып чыга. Бүгенге көнгә шундый кагыйдәләрне бозган өчен 7 автотранспортчы усал ният белән штрафын түләми, аларның өчесе кулга да алынды. Моңарчы штраф суммаларын мәҗбүри түләтү өчен 38 машина хуҗасына карата чыгарылган карар суд приставлары хезмәткәрләренә бирелде,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар