Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Штраф түләмәгән өчен 18 чүпрәлеле кулга алынды

Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсенә нигезләнеп, административ штрафны законда каралган срокта түләмәгән өчен аның суммасын икеләтә күләмдә арттырып түләтү, әмма бер мең сумнан күп түгел, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу каралган.

Шул рәвешле, биш йөз сум күләмендәге штрафны срогында түләмәгән очракта, әлеге штраф суммасына тагын бер мең сум акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк. Моннан тыш, телгә алынган үзгәрешләр шулай ук РФ КоАП ның 20.25 маддәсе буенча суд приставы-башкаручысына беркетмә төзү мөмкинлеге бирә. Искә төшереп үтәбез, РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферларның административ штрафны срогында түләмәгән өчен административ җаваплылыгы турында карар чыгарылганнан соң 71 нче көннән яки 60 көнлек ирекле түләү срогы һәм суд карары чыгарылганнан соң 10 көн үткәч көченә керә. Кискен чаралар күрелүгә карамастан, кайбер хокук бозучылар әлеге таләпләргә игътибарсыз кала бирәләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның тугыз аенда РФ КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча Чүпрәле районында административ штрафны тиешле срокта түләмәгән өчен 122 җинаять эше кузгатылган, шуларның 117- се суд тарафыннан каралды, 18 штраф түләмәүче кулга алынды, ә калганнарына икеләтә штраф салынды һәм мәҗбүри эшкә тартылды.Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ Идарәсе һәм суд приставлары службасы арасында үзара ныклы мөнәсәбәт урнаштырылган. Закон бозучылар буенча бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне үзвакытында ачыкларга һәм җаваплылыкка тартырга мөмкинлек бирә. Штрафлар түләүдән качып йөрүче затларны ачыклау өчен бердәм рейдлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар