Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Автомобиль йөртүче 11 чүпрәле штраф суммасын ике мәртәбә арттырып түләде

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының әлеге маддәсе белән таныш булмаган шоферлар бик сирәктер.

Сүз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында икәнлеген аңлагансыздыр инде. Быелның ике аенда әлеге маддә буенча, ягъни штраф суммаларын үзвакытында түләмәгән 18 шоферга карата эш кузгатылды. Шуларның икесе рәшәткә артына утырды, бишесе мәҗбүри эшкә тартылды, ә 11 шофер штраф суммаларын ике мәртәбә арттырып түләде.

-Монда артыгын сөйләп баш авырттырасы юк, штрафы булган һәр шофер үзенә тиешле нәтиҗә ясар дип әйтәсе генә килә,- ди автоинспекция начальнигы, полиция капитаны Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар