Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә 19 автомобиль йөртүчегә штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралган

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, ул сумманың икеләтелгән, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә түләттерелә, шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш тә каралган.

-Кодексның 20.25 статьясы нигезендә,штрафны 70 көн эчендә туләргә кирәк. Бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 31 шоферга карата административ протокол төзелеп, судка жибәрелде. Шуларның 19ына штрафлар суммасын ике тапкырга арттырып түләтү каралды, 7 арест бирелде. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИ бүлекчәсеннән һәм интернет челтәреннән белешеп торырга кирәк,-ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф