Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Шоферларга файда өчен

Берничә елдан бирле Россиядә юл-транспорт вакыйгаларын теркәүнең гадиләштерелгән төре-дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашыннан башка гына үткәрү процедурасы гамәлдә.

Шуңа да карамастан, кайбер машина хуҗалары "ДТП" булган очракта моны аңлап җиткермиләр, үзләренә артык мәшәкать тудырып, автоинспекция хезмәткәрләрен көтәргә мәжбүр булалар. Шәһәр җирлегендә исә зур булмаган аварияләр аркасында зур "бөкеләр" барлыкка килә. Европротокол, исеменнән үк күренгәнчә, безгә Европадан керде. Анда ул инде өч дистә елдан артык кулланыла һәм авария урынында полиция хезмәткәренең булмавы гадәти норма санала. Бездә ул закон буларак 2009 елның 1 нче мартыннан кертелгән иде. Тик юл-транспорт вакыйгасын ЮХИДИ хезмәткәреннән башка теркәүнең берничә шарты бар. Вакыйгада катнашкан ике транспорт чарасын йөртүченең дә җаваплылыгы ОСАГО буенча иминиятләштерелгән һәм бары тик милеккә генә зыян килгән булырга тиеш. Шуны онытмаска кирәк, гадиләштерелгән теркәү буенча түләнә торган иминият суммасы 25 мең сумнан артык була алмый. Шулай ук ике як арасында авариянең килеп чыгу сәбәпләре буенча килешмәүчәнлекләр, аларда алкоголь яки наркотиктан исерү билгеләре булырга тиеш түгел. Юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүче кешеләр булмаса, ике як килешүе буенча, ул гадиләштерелгән ысул белән теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек