Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Шофер! Җәяүлегә игътибарлы бул!

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән өчен транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф каралган.

Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә тәртип бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелгән. Безнең район территориясендә ел башыннан алып, шундый 54 очрак теркәлде. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыра торган элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыру элементы булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрдан күрергә мөмкин. Мондый очракта җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы 65 процентка кими дигән сүз. Балалар турында да берничә сүз. Уку елы дәвам итә. Сез, олылар еш кына балагыз белән мәктәпкә барасыз, урам аша чыгасыз. Ә бала өлкәннәрнең үз-үзен тотышын хәтеренә бик нык сеңдерә. Шуның өчен урамда йөргәндә сез аңа үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балагызның сәламәтлеге һәм тормышы шуңа бәйле. Кагыйдә-ләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрвакыт үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек