Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Шипланмаган көпчәккә ышаныч аз

Хәзер юлларда иң куркыныч вакыт. Кышкы чор башлану белән, юл хәрәкәте иминлеген техник яктан тәэмин итү өчен, беренче чиратта, көпчәкләрнең кышкыга алмаштырылган булуы мөһим.

Исегезгә төшерәбез, җәйге резиналар температура төшү белән үзләренең эластиклыгын югалта, шул рәвешле протекторның юлга ныклы эләгеп тәгәрәү үзенчәлеге начарая. Мондый очракта зур тизлек белән баручы автомашинаны идарә итү кайчакта мөмкин дә түгел. Үткән көннәрдә Казанда узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов та бу хакта ассызыклады. 6-7 декабрь көннәрендә, мәсәлән, 8 кешенең гомерен өзгән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге "ДТП" ларның төп сәбәбе кышкы көпчәкләрнең тиешле таләпләргә җавап бирмәвендә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, фаҗигагә юлыгучы машиналардагы көпчәкләрнең протекторлары артык таушалган (аларның тирәнлеге 4 мм. дан ким булырга тиеш түгел) һәм әйләнү уңаена куелмаганлыгы ачыкланган.

-Без һәр елны даими рәвештә сентябрь ахырларында ук бу турыда автомобильчеләрнең исенә төшерәбез. Телевидение, радио, матбугат басмалары һәм интернет сайтлары аша бу хакта искәртәбез. Аңлаган кеше безне ишетергә, аңларга тиеш. Ә менә ялкаулылык, җавапсызлык һәм экономия ясарга омтылу үзенең корбаннарын таба,- диде Рифкать Нургалиевич.

-6 декабрь, җомга кичендә Алабуга-Ижевск автомобиль юлының 17 нче километрында (Менделеевск районы), Удмуртиядә яшәүче 42 яшьлек ир, "ВАЗ-2109" маркалы машинасы белән, катлаулы метеорологик шартларда идарәне югалтып, каршы яктан килүче "Вольво" автомобиленә бәрелә. Шуннан соң зур йөк машинасы "тугызлы"ны янә үз полосасына алып ташлый һәм ул "Хундай-Солярис" автомобиле белән тагын бер кат бәрелешә. Авыр тән җәрәхәтләреннән "ВАЗ-2109" машинасын йөртүче һәм 19, 22 яшьләрдәге ике пассажир һәлак булган,-ди ЮХИДИның район бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов. Аның сүзләренә караганда, соңгы араларда безнең районда мондый зур юл фаҗигаләре теркәлмәгән. Әмма бу уяулыкны киметергә ярый дигән сүз түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы резина