Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Шатлык фаҗигагә әверелмәсен

Соңгы көннәрдә һава торышының салкынайтып җибәрүе кышның үз көченә керүенә тулы ышаныч бирә. Димәк, тиздән кар явып, Яңа ел бәйрәмнәре дә җитәчәк. Шуңа да кибетләргә яңа ел чыршысын бизәү өчен төрле уенчыклар белән беррәттән, пиротехника продукцияләре дә кайтарыла башлаячак. Юк-юк та, район үзәгендә бала-чаганың шаярышып, әле тегендә, әле монда шартлаткычлар...

-Пиротехник продукцияне кулланганда аны эшләүче завод тарафыннан билгеләнгән инструкция таләпләрен төгәл үтәү таләп ителә. Аннан соң гамәлдәге законнар нигезендә, бәйрәм көннәреннән тыш, төнге сәгатьләрдә (23.00 сәгатьтән алып 8.00 сәгатькә кадәр) пиротехника продукциясен куллану тыела. Шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган объектлар, газ үткәргеч, югары вольтлы электр линияләре узган урыннар тирәсендә исә пиротехниканы куллану катгый тыела,-ди бу уңайдан район янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марс Хәмидуллин.

Бәйрәм фейерверклары ясарга теләгәннәр исә территориядә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен алдан ук янгын сүндерү чараларын: ОП-5 кебек ике порошоксыман янгын сүндергеч, су тутырылган мичкә яисә ком тутырылган әрҗә, көрәк әзерләп куярга тиешләр.

Марс Хәмидуллин ассызыклавынча, фейерверклар ясау өчен урынны алдан ук хәзерләү мәслихәт. Әлеге урын төзелешләрдән, корылмалардан, электр үткәргеч линияләрдән, ягулык складларыннан 500 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш.

Шушы көннәрдә телевизор экраннарыннан шәһәрләрнең берсендә бала-чаганың шаярышып пиротехника чаралары белән уйнаулары турында сюжет күрсәтелгән иде. Әмма уенның нәтиҗәсе генә күңелсез тәмамланган: пиротехника шартлаткычы бер баланың кулында шартлап, аның кулларын, битен, күзләрен пешергән. Нәтиҗәдә, бала күпсанлы пешүләр алып хастаханәгә озатыла. Бу уңайдан пиротехника чараларын сату буенча контрольне көчәйтү кирәклеге турында да фикерләр яңгырады тапшыруда. 13 яшькә кадәрге балаларга пиротехника әйберләре сатуның тыелуы турында закон үткән елларда кабул ителүгә дә карамастан, бала-чага шартлаткычлар белән уйнауларын дәвам итә.

Аяныч, фаҗига белән тәмамланган очраклар турында матбугат басмаларында язылып, телевизор экраннарыннан төрле сюжетлар күрсәтелеп торуга да карамастан, әти-әниләр уйланмыйлар, балаларга аларны сатып алуга акча бирүләрен яисә үзләре үк сатып алып кулларына тоттыруларын дәвам итәләр. Биредә, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, бала кулына акча яисә шартлаткыч фейерверклар тоттырыр алдыннан берничә минутлык шатлыкның нинди бәхетсезлекләр белән тәмамлану мөмкинлеге турында уйлансыннар иде, диясем килә.

Ә менә пиротехника чараларын саклау, реализацияләү һәм куллану вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылганда җаваплы затларга гамәлдәге законнар нигезендә дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пиротехника