Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Бозга ышанма!

Акрынлап кына булса да кыш үзенең хокукын ала. Тәрәзә пыялаларында ак бизәкләр күренә башлады, сулыклар өсте юка боз белән капланды. Ул әлегә бик юка һәм тотрыксыз. Шуңа күрә андый боз өсләренә кергәндә иң гади саклану чараларын күрергә кирәк.

Бозның структурасы, чыдамлылыгы һәм калынлыгы күп төрле факторларга бәйле һәм алар бөтен бозлавык чорында да үзгәреп торалар. Бозның структурасын аның төсенә карап билгеләп була. Әгәр ул яшькелт яисә зәңгәр төстә икән, димәк, боз чыдам, ә тонык төстәге бозга ышанырга ярамый. Инеш, чишмә чыккан урыннарда, куак, камышлык яннарында һәм кар көртләре астындагы бозның ышанычсыз икәнлеген дә исегездән чыгармагыз. 5-7 сантиметр калынлыгындагы боз аша бер җәяүле кеше генә үтәргә мөмкин. 7-12 сантиметр калынлыкта булган боз өстеннән төркемләп дә чыгарга була. Кичү өчен махсус жиһазландырылмаган урын булмаса автомототранспорт белән бозга керү катгый тыела!

Әгәр кинәттән боз ярылып суга төшәсез икән, кулларыгызны мөмкин кадәр киңрәк җәеп башыгызны су өстендә тотырга тырышыгыз, янәшәгездәге боз кисәкләреннән файдаланыгыз. Күзләвектән боз өстенә менгәч тә шуышып янә килгән юлыгызга таба юнәлегез. Ярга чыкканнан соң карга керегез, кар дымны бик тиз үзенә йота. Шуннан соң, тиз генә җылыну һәм киемнәрегезне киптерү урыны эзләгез. Әгәр сезнең күз алдыгызда боз ярылып, кеше суга бата икән, аңа ярдәмгә килүегез турында кычкырыгыз һәм аны коткару чарасын күрегез, үзегезнең иминлегегез турында да онытмагыз. Суга батучыны коткарганда кул астында нәрсә бар-шарф, такта, чаңгы, фанера һ.б. кулланыгыз! Күзләвек янына ук һич тә бармагыз, үзегезнең дә батуыгыз ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре