Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Беренчел бурыч–иминлекне тәэмин итү

Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә балалар белән килеп чыккан фаҗигале хәлләр берәүне дә тетрәндерми калмагандыр. Әлеге уңайдан районда балигъ булмаганнар белән эшләүче комиссия вәкилләре, район оешма, белем бирү учреждениеләре, прокуратура, полиция хезмәткәрләре чираттан тыш утырышка җыелды.

Комиссия рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов утырышны ачып, балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды, республикадагы хәлләрдән чыгып, чаралар күрү тәкъдимен җиткерде.

Район мәгариф бүлегеннән Гөлшат Вәлиуллина

мәктәпләрдә, балалар бакчаларында директорлар һәм укытучылар белән сөйләшүләр үткәрелгәнлеге хакында әйтеп үтте, ата-аналар белән җыелышлар узуын билгеләде.

-Мәктәпкә дәрескә укучы бала килмәгән очракта әлеге мәсьәлә буенча тулы анализ ясалачак. Ни өчен һәм кайда ул дигән сорауларга җаваплар эзләнәячәк, билгеле эшләр башкарылачак. Әлеге уңайдан җаваплы вазифаи затлар билгеләнгән, алар балаларның һәр адымын күзәтү астына алачаклар. Дәрестән тыш чараларның да көннең якты вакытында үткәрелүенә басым ясалачак. Шулай ук, ата-аналар белән телефон аша тыгыз элемтәдә тору каралган,- диде ул.

Реклама

Прокурор ярдәмчесе Руслан Алиуллов: -Беренче чиратта, иминлекне тәэмин итү мәсьәләсен хәл иткәндә, балалар була торган биналар каршында: белем бирү учреждениеләре, спорт, сәнгать мәктәпләре территорияләрендә видеокүзәтү приборлары урнаштыру, яктырткычлар булдыру кирәк. Белем бирү учреждениесе ачыклыкта урнашкан булырга, тирә-яннары агач-куаклыклардан чистартылырга тиеш,-дип белдерде.

Полиция бүлегеннән килгән вәкилләр дә укучыларның кичке вакытларда йөрүләрен аеруча сак астына алырга киңәш иттеләр. Кичке 22.00 сәгатьтән соң урамда йөрүне катгый рәвештә тыючы законга нигезләнеп эшләргә кирәклегенә басым ясадылар. Киңәшмәдә, шулай ук, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күзәтчелек итү мәсьәләсе күтәрелде.

P.S. Ярдәмгә мохтаҗ һәм өлкәннәр тарафыннан көч куллануга дучар булган балалар өчен Россия Федерациясе территориясендәге "8-800-2000-122" Бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны (ашыгыч психологик ярдәм хезмәте) белән беррәттән Татарстан Республикасында 2010 елның 1 октябреннән 8(8552) 52-96-96, 8 (8555) 73-36-36 телефоннары да эшли. Әлеге телефон номерларына шалтыратып, балаларга яисә әти-әниләргә консультатив-психологик ярдәм алу мөмкинлеге бар. Шалтырату бушлай, анонимлык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комиссия утырышыннан