Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Балагыз тәгәрмәч корбаны булмасын!

"Игътибар, балалар!" дип аталган профилактик чара 20 августтан башланган иде һәм ул 20 сентябрьѓә кадәр дәвам итәчәк. Традиция буларак аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә.

Быел әлеге акцияне үткәрү "Автобус" операциясе белән бер вакытка туры килде. Шуңа күрә балаларны йөртүче мәктәп автобусларының иминлеген тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Агымдагы елның җиде аенда республика юлларында һәм шәһәр урамнарында юл- транспорт һәлакәтенең 2935 очрагы теркәлде, аларда 359 кеше үлде, шуларның 341-е фаҗиганең беренче атнасында, ә калган 18-е 30 тәүлеккә кадәр вакыт эчендә якты дөньядан китте. Юл хәрәкәтендә катнашучы 3875 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алды. Исегезгә төшерәбез, федераль һәм республиканың максатчан программасына нигез итеп, юл- транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның санын 1,5 процентка киметү өчен 2004 нче ел күрсәткечләре алынган иде. 2012 елның 7 аенда һәлак булучыларның санын 135 кә кадәр киметү бурычы куелды. 2004 елның шул ук чорында 404 кеше юл фаҗигасында үлгән. Шунысы аяныч, быелның җиде аенда автобуслар катнашында 177 юл- транспорт һәлакәте булган, үлүчеләрнең саны 1 процентка, ягъни 7 кешегә арткан. Татарстан юлларында транспорт тыгызлыгы арта бара һәм автопарклар саны 2004 ел белән чагыштырганда 52 процентка үсте. Әгәр үткән ел республика автопаркында 73 мең берәмлек транспорт артса, быелның җиде аенда гына да ул күрсәткеч 55 меңгә җитте. Күп очракта мотоциклларны теркәмиләр, юл- транспорт һәлакәтенә юлыккан мотоциклларның 84 процентында дәүләт теркәү номеры булмаганлыгы ачыкланды. Үткән ел автомәктәпләрдә укып 61 мең кеше права алган, ә быелның 7 аенда ук 41 кешегә права бирелгән, аларның 52 процентын хатын- кызлар тәшкил итә. Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе нәрсәдә, дип сорарсыз? Барлык һәлакәтләрнең 40 процентын диярлек каршы яктан килүче автотранспортка каршы чыгу тәшкил итә. 30 проценттан артыгы тизлек режимын сакламау, 10 проценттан артыгы исерек килеш автотранспортны идарә итү һәм 5 проценты транспорт чарасын правасыз идарә итүчеләргә туры килә. Әйткәнемчә, быелның 7 аенда Татарстанда балалар катнашында 352 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 13 бала (8 пассажир һәм 5 җәяүле) үлгән, 374 бала имгәнү алган. Август ае һәм сентябрь башы балаларның җәйге ялыннан мәктәп көнкүрешенә күчә торган вакытлары. Бу чорда балаларны транспортка утыртып йөртү очраклары да кинәт үсеп китә. Балалар үзләре дә урамдагы транспорт хәрәкәтенә тиз генә күнегеп китә алмыйлар. Үткән елның 23-30 август көннәрендә республика юлларында 6 бала үлде. Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Теләче, Арча һәм Питрәч районнарында 4 һәм 15 яшьтәге кызлар һәм малайларның гомерләре өзелде.

Мәктәпләрдә уку елы башланды. Хәзер балалар өчен һәр көн киеренке. Алар бу чорда аеруча активлашалар. Кышка табан көннәрнең кыскара баруы да мәгълүм. Шуңа күрә балаларыгызның иминлеген тәэмин итүне бер генә минутка да исегездән чыгармагыз. Балагыз тәгәрмәч корбаны булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда балалар