Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Аяныч үлемнәр

Бу көннәрдә республикада гадәттән тыш коры һава шартлары тора. Шуңа да һәркем эсселектән котылу өчен суга керергә тырыша.

Ә соңгысы исә аяныч нәтиҗәләр белән тәмамланырга мөмкин. Инде ел башыннан гына да, Татарстан сулыкларында 75 суга керү белән бәйле һәлакәт теркәлгән, 68 кеше үлгән.

Ел башыннан алып, суда батудан 13 кешене коткарып кала алганнар. Суда батучы хатын-кызларның саны 10ау булса, ир-атлар- 53әү.

Суга батуның төп сәбәпләре булып, тиешле урыннарда коенмау һәм исерткеч эчемлекләр куллану тора. Балаларның үлем сәбәбе исә-аларны игътибарсыз калдыруда.

Статистика күрсәткәнчә, һәр елны Рәсәй юлларында да 30-35 мең кеше һәлак була. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында районда да юл һәлакәтендә 4 кешенең үлеме теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суга бату