Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Автотранспорт исерекләр өчен түгел

Район территориясе юлларындагы хәлнең киеренкелеге һич тә тынычланырга мөмкинлек бирми. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынмау һәм аларны тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә агымдагы елның беренче кварталында 43 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 процентка артык.

Статистик мәгълүматларга күз салсак, январь-март айларында гына да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганы өчен 629 автотранспорт йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның күпчелеген иминлек каешын кулланмаучылар тәшкил итә. Дәүләт теркәү билгесен пычрак, ягъни укылмаслык йөртүчеләр дә күп. Ни аяныч, руль артына исерек килеш утыручы шоферлар да тоткарланып тора. Өч ай эчендә генә дә шундый 27 машина хуҗасына карата административ беркетмә төзелде. Юллардагы рейдлар вакытында 5 машина йөртүченең бөтенләй правасы юк икәнлеге ачыкланды. КРИС-П фоторадар комплексы теркәгән 1638 автомобиль йөртүче төрле суммаларда штраф түләде. Мондый кагыйдә бозу очрагы 2012 елның шул чорында 1109 иде. Сүз уңаенда, юлларда йөри торган автотранспортның техник яктан төзек булуы турында да искәртеп үтәсем килә. Дөрес, бу юнәлештә безнең тарафтан бик җитди һәм таләпчән эш алып барыла. Соңгы вакытларда агрофирмаларда да техниканың төзеклегенә игътибар итү нигездән үзгәрде. Авыл хуҗалыгында шул ук "ГАЗ-53" һәм "ЗИЛ" маркалы иске автомашиналар файдаланыла. Ә безнең таләп бер-юлга чыкканда алар төзек булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автотранспорт