Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Автомобилеңне сакла!

2012 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы шушы акция кысаларында профилактик чаралар үткәрде.

Ул көнне полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә үз автомобильләрен урланудан саклау өчен нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлаттылар, машиналарга автосигналлар, руль, тапшыру рычаглары һәм капот блокираторларыннан файдалануны таләп иттеләр. "Район җирлегендә машиналарны урлау фактлары әлегә күпләп теркәлмәсә дә, кайбер авылларда, төнге караңгылыктан файдаланып, берничә автомашинага техник зыян китерү фактлары булгалады. Зур Чынлы авылында, мәсәлән, 26 октябрь көнне берәү "ВАЗ-21093" маркалы автомашинаның арткы тәрәзә пыяласын ватып салонга керә һәм магнитоласын чәлдерә. Шул ук хулиган үзенең мәкерле эшен дәвам иттереп, әлеге машинадан берничә йөз метрда гына басып торучы "ВАЗ-21110" маркалы машинаның да арткы тәрәзә пыяласын җимереп эчкә үтә һәм кабызып алып китә. Әмма полиция хезмәткәрләренең уяулыгы нәтиҗәсендә ул бик тиз арада кулга алынды. Автомашина хуҗалары машиналарын махсус машина кую урыннарына (стоянкаларга) бастырсыннар, салонда иътибарны җәлеп итә торган кыйммәтле әйберләр: навигатор, антирадар, һ.б.ны калдырмасыннар",-ди район полициясе начальнигы урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Әмир Ахмедов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автомобиль