Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Автоинспекторлар рейдка чыкты

Мондый рейдларда катнашуым беренче генә түгел. "ДПС" экипажы белән акция кысаларында йөргәндә, автомобильчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек үтәүләрен үз күзләрем белән күрергә туры килде. Машинага утыргач иминлек каешын барысы да эләктерәме, балалар өчен махсус утыргычлар файдаланыламы?

- Мондый утыргычлар кечкенә пассажирларның иминлеген саклау өчен кирәк. Алар юл һәлакәте вакытында гына түгел, ә автомобиль туктаганда яисә борылганда да ярдәм итә. Иң әһәмиятлесе- автоутыргыч автомобиль салонында дөрес урнаштырылган, ә бала анда дөрес утыртылган булырга тиеш. Шуны да искәртим, автоутыргычның кирәклеген беренчеләрдән булып Европада аңлаганнар. Россиядә балалар өчен автоутыргычны мәҗбүри куллану 2007 елның январеннан гына кертелде. Хәзер балаларын кайгыртучы күпчелек әти- әни аның кирәклеген аңлый һәм автоутыргычсыз юлга чыкмый,- ди автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев. "Дуслык" юл кисешендәге автомобиль хәрәкәтенә күз иярми. Кичке алтылар тирәсе. Бер минут эчендә генә дә Ульяновск һәм Чувашия ягына уннан артык машина уза. Район үзәге юнәлешендәге магистраль дә буш тормый.

- Менә аяк астында машина ватыклары, күптән түгел монда авария булган иде, Дуван авылы ягыннан килүче "Хундай" төп юлдан җилдертүче "Газель" автомашинасына юл бирми, нәтиҗәдә авария килеп чыкты, бәхеткә каршы үлем- китем юк. Күптән түгел бер авыл ягыннан зур юлга табан хәрәкәт итүче "ундүртлене" туктаттык. Салон эчендә исерек егетләр, руль артындагысы да аек түгел. Машинаны штрафстоянкага куярга туры килде. Закон кырыс, шуңа да карамастан, исерекләрне "аулап" торабыз,- дип сүзен дәвам итә автоинспектор. Ул кичтә берничә машинаны теркәү номеры пычранып күренмәслек хәлгә җиткәне өчен туктаттылар, билгеле инде протокол да яздылар. Алешкин- Саплык авылы ягыннан килүче бик пычракланган "Приора" маркалы җиңел машинаның алгы буферы белән теркәү номеры булмагач, автоинспекторлар шунда ук аңа туктарга әмер бирделәр. Мондыймашина белән юлга чыгу бернинди законга да сыймый билгеле.

-Безнең автоинспекторлар кагыйдә бозучылар белән тәүлек буе көрәшәләр. Монда алар документ тикшерү белән генә чикләнмиләр, шоферлар арасында аңлату эшләре дә алып баралар. Юлларда иминлек булдыру өчен тырышуыбызны машина йөртүчеләр аңлыйлар,- дип сүзгә кушыла полиция начальнигының җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары Марат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автоинспекторлар рейдка чыкты