Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ата-аналар, сезгә кагыла!

Агымдагы елның үткән чорында Татарстан Республикасы юлларында һәм шәһәрләре урамнарында балалар катнашы белән 511 юл-транспорт һәлакәте булды.

Юл фаҗигасенә юлыгу бик күңелсез хәл. Автотранспорт техник яктан зыян күрсә, кешеләрнең бәлага таруы бигрәк тә кызганыч. Ә анда балаларның катнашы да булса, бу инде трагедия дигән сүз. Әмма, югарыда әйтелгән юл һәлакәтләрендә 18 бала үлде һәм 526сы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрдә һәлак булучы балалар саны бераз кимесә дә, алар катнашындагы һәлакәтләр 7 очракка артты. Һәлак булган алты пассажир-бала махсус утыргычларга утырмаган булган. Нәкъ менә шундый очракларны исәпкә алып, Россия Федерациясе территориясендә 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр киң масштаблы "Балаларга-автоутыргыч!" социаль кампаниясе үткәрелә дә инде.

Балалар юл хәрәкәтендә катнашучы иң саклаучысыз пассажирлар. Аларда шулай ук үз-үзләрен саклау инстинкты да җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. Әгәр алар юл-транспорт һәлакәте корбаны булалар икән, димәк монда олылар гаепле. 2010 елда Россия юлларында алынган тән җәрәхәтләреннән-898, Татарстанда 25 бала һәлак булды. Автомобиль-зур куркыныч чыганагы, алардан балаларны саклау ата-ана вазифасы гына түгел, ә тулаем җәмгыять бурычы. Практикадан мәгълүм булганча, авария вакытында, олыларга караганда балалар күбрәк зыян күрә. Шуңа да карамастан, автомобильләрнең иминлек системасы штаты балалар иминлеген тәэмин итүгә исәпләнмәгән. Димәк, балаларны машина салонына утыртканда махсус утыргычлар куллану бик мөһим. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча Бөтенроссия үзәге тикшеренүләреннән мәгълүм булганча, безнең илдә ата-аналарның 51 проценты гына 12 яшькә кадәрге балалары өчен автоутыргычлар алган, ә аларны даими кулланучыларның саны 23 проценттан узмый икән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдерүенчә, автотранспорт чараларында махсус утыргычлар куллану балалар үлемен 54 процентка, имгәнүне-76, ә авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка кадәр азайтырга мөмкин. Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, 2007 елдан башлап 12 яшькә кадәрге балалар өчен махсус утыргычлар куллану гамәлгә керде. Ул кагыйдәләрнең 22,9 пунктын бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Иминлек каешын файдаланмаган өчен дә шундый ук суммада штраф билгеләнә.

Әлегә кадәр автоутыргычларны кулланмаган ата-ананы үз баласына карата үтә дә җавапсыз кешеләр дип атарга кирәктер. Автоутыргыч бала туганнан соң беренче чиратта алына торган бүләк булырга тиеш. Ул барлык уенчыкларга караганда да мөһимрәк. Хәтта, сабыйны бала тудыру йортыннан алып кайткан вакытта да, аның урыны автоутыргыч-та булырга тиеш. Таксида да, дуслар машинасында да, туристик сәяхәтләр вакытында да бала махсус утыргычка утырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев