Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Алдан әзерләнсәң...

Оешмаларда һәм предприятиеләрдә, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә алдан ук әзерләнү кирәк.

Бу көннәрдә предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары бәйрәм көннәренә дежур торуларны оештыру чараларын күрәләр. Янгын сүндерүгә җиһазландырылган техниканың төзеклеге һәм әзерлек сызыгына куелган булуы тикшерелә.

-Сертификацияләре булмаган пиротехник әйберләрне һәм гирляндаларны сату очраклары ачыкланса, гаеплеләргә карата гамәлдәге законнар нигезендә 30000 сум күләмендә штраф салу да каралган,-дип белдерә район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын