Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

“Әкият” балалар бакчасында семинар узды

Елдан-ел юлларда машиналар агымы арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да күбәя. Һәм, ел саен, юл һәлакәтендә дистәләгән баланың гомере өзелә, меңләгән бала тән җәрәхәте ала.

Бу хәлләр балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү яки аларны бозу, аның аяныч тәмамлануына китерүен аңлап җиткермәүгә кайтып кала. Әлеге аяныч хәлләрне булдырмауның төп юнәлеше - балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү. Бу турыда кирәкле мәгълүматларны, белемне, файдалы киңәшләрне, юлларда килеп чыккан катлаулы очракны чишәргә өйрәтү балалар бакчасы, мәктәпнең, әти-әниләрнең төп бурычы. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү-хәзерге заманның иң актуаль мәсьәләсе булып тора.

Бу юнәлештә район үзәгендәге 2 нче номерлы "Әкият" балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бакчага 4 төркемдә 60лап бала йөри. Бөтен төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла.

Моның шулай булуы 3 декабрьдә "Әкият" балалар бакчасында "Балаларны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү" темасы буенча үткәрелгән семинарда да ачык чагылды. Анда "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, район мәгариф бүлегеннән, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр буенча куратор-методист Алена Исхакова, районның барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Кунаклар игътибарына тәрбияче Алсу Насыйрова җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында уен-дәрес тәкъдим ителде. Һәм әйтергә кирәк, уен-дәрес барышында балаларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белүләре, төрле билгеләрне дә танулары күренде.

Уен-дәрес ахырында балаларга һәм "Әкият" балалар бакчасына "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан, район эчке эшләр бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

Анна Сергудаева:

-Мин Чүпрәле районы балалар бакчаларында үткән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чараларда еш катнашам. Бүгенге семинарда да балалар бик актив иде. Тәрбиячеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә. "Әкият" балалар бакчасына автокласс та кирәк. Бәлки киләсе елда әлеге хыялыбыз да тормышка ашар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Балаларны Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү”