Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Акча эшләргә тырышучылар турында

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда "туган- тумачагыз юл- транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм аңа ярдәм итү өчен акча кирәк" леге турында хәбәр итүче мошенникларның мәкерле эшләре ешаеп китте.

Кагыйдә буларак, мошенник үзенең потенциаль корбанына шалтыратып, үзен дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, дип таныта һәм юл һәлакәтенә юлыккан улының яисә якын туганының гаебе нәтиҗәсендә авыр зыян күрүче, я булмаса тән җәрәхәте алучы барлыгын әйтә. Шушы кадәр суммадагы акча тапшырылмаган очракта аның якын кешесе закон нигезендә җаваплылыкка тартылачагы белән куркыта. Беркадәр вакыт үткәннән соң, чынлыкта андый һәлакәтнең булмавы ачыклана, ә теге таләп ителгән суммадагы акча мошенниклар кулына күчкән була инде. 2011 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек ир-атның телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен эчке эшләр хезмәткәре, дип таныта.Юл фаҗигасенә юлыккан улына ярдәм итү өчен 100 мең акча кирәклеген әйтә. Әлеге ир кеше уйлап тормастан әйтелгән счетка тиешле сумманы күчереп тә куя. 2012 елның 26 январенда Казан шәһәрендә дә шундый ук юл белән 10500 сум акчаны терминал аша күчертәләр.

Реклама

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе таныш булмаган билгесез кешеләрнең мондый шалтыратуларына аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында искәртә. Начар ниятле шалтыратулар булган очракта, кичекмәстән яшәү урынындагы полиция органнарына яисә 02 телефоны аша хәбәр итегез! Исегездән чыгармагыз, бөтен административ штрафлар да протокол нигезендә түләнә һәм аны түләү срогы 30 көнгә кадәр каралган. Штрафларны ТР Хөкүмәтенең электрон терминаллары һәм финанс- кредит учреждениеләре аша да башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек

2
X